“Дом Мафии” квест-бүлмәсе идарәчесе "саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүгә сәбәпче булган, кулланучылар сәламәтлеге хәвефсезлеге таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү" маддәсе буенча суд каршына басачак. БР прокуратурасы мәгълүматлары буенча, былтыр ноябрьдә 12-14 яшьтәге 10 баладан торган компания Уфаның Гафури урамындагы бинасына “Мафия” квестында катнашырга килә.
Сынаулар үткәндә 12 яшьлек малай уеннан төшеп кала, аннан соң идарәче махсус механизмны кабыза һәм бала утыргычтан идәнгә егылып төшә. Бала умыртка сөяге җәрәхәте алган, аның сәламәтлегенә авыр зыян килгән.
Гаепләнүче үзенең гаебен өлешчә таныган. Җинаять эше Ленин район судына юнәлтелгән.
Моңа кадәр уенны оештыручылар бала уенга кадәр җәрәхәтләнгән, һәм имгәнү утыргычтан егылгач кына ачыкланган, дип ышандырырга тырышкан. Малайның җәрәхәтенә катнашлыгы булуны алар башта кире каккан.
Чыганак: bashinform.ru