Республика дәүләт автоинспекциясенең чат-боты чираттагы исерек водительне тоткарларга ярдәм иткән. Битараф булмаган гражданин Мәчетле районының Түбәнге Бобино авылында бер ир-атның даими рәвештә үзенең Hyundai Accent машинасына исерек утырып йөрүен хәбәр иткән.
Юл-патруль хезмәте инспекторлары машинаны тапкан. Руль артында 26 яшьлек исерек ир-ат булган.
"Алкотестер нәтиҗәсе сулаган һавада 0,905 мг/л алкоголь булуын күрсәтте. Шулай ук эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат базалары буенча тикшерү вакытында ир-атның машина йөртү таныклыгы булмавы ачыкланган. Аңа карата РФ административ җәзалар турындагы кодексының 12.8 маддәсенең 3 өлеше буенча исерек хәлдә идарә итү хокукы булмаган транспорт чарасында йөргән өчен административ материал төзелде", — дип хәбәр иттеләр БРның дәүләт автоинспекциясендә.
Чыганак: bashinform.ru