Җинаять һәм җәза
3 февраль 2025, 07:07

Табиб үсмер кызның медосмотр нәтиҗәләрен танышына җибәргән

Ә бит  хастаханәгә табиб серенә ышанып барабыз... 

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Сибай шәһәр хастаханәсе бүлеге мөдиренә компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү һәм шәхси тормышның кагылгысызлыгын бозган өчен хөкем карары чыгарганнар.

Русия Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә,  табиб, сәламәтлек саклауның бердәм дәүләт мәгълүмати системасына керү мөмкинлеге булган килеш, узган елның ноябрендә үзенең иптәшенең үтенече буенча балигъ булмаган кызның медицина тикшерүе нәтиҗәләрен фотога төшереп, танышына җибәргән.

Суд ир-атка 10 айга иреген чикләү  җәзасы һәм кәрәзле телефонны конфискацияләү белән 100 мең сум күләмендә штраф билгеләгән.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас