Җинаять һәм җәза
1 Февраля 2025, 11:25

Уфада дәүләт автоинспекторлары дүрт исерек шофёрны тоткарлаган

Биш шофёр медицина тикшерүен узудан баш тарткан, икесе машина йөртү таныклыксыз булган, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Дәүләт автоинспекциясендә.

Уфада дәүләт автоинспекторлары дүрт исерек шофёрны тоткарлаганУфада дәүләт автоинспекторлары дүрт исерек шофёрны тоткарлаган
Уфада дәүләт автоинспекторлары дүрт исерек шофёрны тоткарлаган

Узган тәүлектә Башкортстан башкаласында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 330 очрагы ачыкланган. Аларның 57се куркынычсызлык каешы кагыйдәләрен бозган, 27се җәяүлеләргә юл бирмәгән, 10сы балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган. Моннан тыш, 13 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылган.

Өстәп әйтик, 30 гыйнварда исә Уфада «Лада Калина» автомобиле тукталышка килеп бәрелгән һәм баланы бәрдергән.

 

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: «Башинформ», Ксения Калинина.

Уфада дәүләт автоинспекторлары дүрт исерек шофёрны тоткарлаган
Уфада дәүләт автоинспекторлары дүрт исерек шофёрны тоткарлаган
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас