-7 °С
Болытлы
Коточкыч хәл – Стәрлетамак урамында 22 яшьлек егетне суйганнар.
Хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итүенчә, кеше гомерен өзүгә китергән бу канлы хәл бүген иртән Артем урамында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, яшь егет йөргән кызын якларга теләгән, егетләр белән “разборка”га килгән.
Ниндидер бер мизгелдә оппонентларның берсе пычак алып, егетне суйган. Зыян күрүче үлгән. Фаразланган үтерүчене тоткарлаганнар.