Җинаять һәм җәза
30 гыйнвар 2025, 12:55

31 миллион сумнан колак какканнар

Мошенниклар тозагына эләгүчеләр саны арта, алданулар дәвам итә.

31 миллион сумнан колак какканнар31 миллион сумнан колак какканнар
31 миллион сумнан колак какканнар

Республика Эчке эшләр органнарының дежур частьләренә мошенниклык турында 31 хәбәр килгән. Республика халкы яңа рекорд куйган: бер тәүлектә мошенниклардан 31 миллион сумнан артык зыян күргәннәр.

Уфа шәһәренең 7 нче полиция бүлегенә мошенниклык турында гариза белән 49 яшьлек шәхси эшкуар хатын мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз инвестицияләү сылтавы белән мошенникларга 13,5 миллион сумнан артык акча күчергән.

Зыян күрүче сүзләренә караганда, узган елның августында ул Интернет челтәрендә акцияләргә акча салу юлы белән җиңел хезмәт хакы турында белдерү тап булган. Ул күчемсез милек сатып алу өчен акча эшләп карарга булган. Мөрәҗәгать итүче белән янәсе аңа платформада теркәлергә һәм беренче түләүләрне кертергә ярдәм иткән инвестиция компаниясе хезмәткәрләре элемтәгә кергән. Биш ай дәвамында эшкуар зур суммалар керткән, шул исәптән кредитка алынганнарын да, һәм көн саен керемнең икеләтә артуын күзәткән. Нәтиҗәдә инвестор үз акчаларын һәм керемнәрен чыгарырга тырышып карагач, аның омтылышлары уңышсыз булган. Эшкуар үзен алдаганнарын аңлап алып,  полициягә мөрәҗәгать иткән.

Инвестиция мошенникларының тагын бер корбаны Уфадан 84 яшьлек ханым булган. Ул Уфа шәһәре буенча 3 нче полиция бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Хатын аңа билгесез номердан шалтырату килүен сөйләгән. Әңгәмәдәш үзен Мәскәү шәһәреннән эре бизнесмен дип таныштырган һәм акча эшләүдә үз ярдәмен тәкъдим иткән. Шалтыратучы алдан шәһәр кешесенең тупланмалар суммасын белгән һәм аларны киләчәктә барлык банк операцияләрен үзе үткәрү өчен курьерга тапшырырга күндергән. Тәкъдим белән кызыксынып, ханым җинаятьче күрсәтмәсе буенча якынча 1,5 миллион сум күләмендә сумма әзерләгән һәм аларны билгесез хатынга тапшырган. Әмма шуннан соң “бизнесмен" элемтәгә чыгудан туктаган.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: таныш булмаган кешеләрнең билгесез счетларына акча җибәрмәгез, бу ешрак күңелсез нәтиҗәләргә, ягъни зур бурычларга һәм шәхси тупланмаларны югалтуга китерә. Шәхси һәм банк мәгълүматларын чит кешеләргә хәбәр итәргә, шулай ук смслардан кодны әйтергә ярамый. Әгәр мошенниклар шалтыраткан икән, трубканы куегыз. Шулай итеп сез үзегезне һәм үз мөлкәтегезне сакларсыз.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас