Гафури районында яшәүче 21 яшьлек ир-егет “кеше урлау”, “талау” һәм “машина яки башка транспорт чарасын урлау максатыннан башка хокуксыз кулга төшерү” дигән өч маддә буенча суд каршына басачак. БР Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, армиядә хезмәт иткәндә егет сөйгәне һәм дусты арасындагы якын мөнәсәбәтләр турында белгән. Шәхси дошманлык мөнәсәбәтләрен тоеп, ул элекке дустына очрашу билгеләгән. Көндәшенең автомобилендә сөйләшкәндә гаепләнүче машинаны тартып ала, көч куллану белән янап һәм дустын машинада тотып, аны авыл читенә алып китә, анда кыйный һәм ”ВАЗ"га утырып китә.
Кичәге солдат үз гаебен таныган. Җинаять эше җентекләп тикшерү өчен Гафури районара судына җибәрелгән.
Чыганак: bashinform.ru