Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
27 гыйнвар , 18:32

Бу юлы 8 миллион сум биргәннәр

Беркатлы халыкка эчтән генә булса да рәхмәт әйтәләрме икән?

Русия Эчке эшләр министрлыгының Салават шәһәре буенча бүлегенә 60 яшьлек җирле кеше мөрәҗәгать иткән. Ир-ат сөйләгәнчә, мессенджерларның берсендә аңа янәсе пенсия фонды хезмәткәрләре шалтыраткан.  “Белгеч”, ир-атка исәпкә алынмаган эш еллары аркасында, пенсиясен яңадан исәпләргә кирәк, дип хәбәр иткән һәм смс-кодны хәбәр итүен сораган. “Белгеч”кә ышанып, гариза бирүче барлык  күрсәтмәләрне үтәгән. Соңрак ир-ат белән банк вәкилләре элемтәгә кергән, алар билгесез кешеләрнең аның исеменә кредит рәсмиләштерергә тырышулары турында хәбәр иткән. Шикле операцияләрне булдырмау өчен җинаятьчеләр зыян күрүчене барлык булган акчаларны “хәвефсез исәпкә” күчерергә күндергәннәр. Аферистлар корбаны аларга 3 миллион сумнан артык акча күчергән, шуларның 2,5 миллион сумга якыны шәхси тупланмалары, тагын 450 мең сумнан артыгы кредит акчалары булган.

Уфа шәһәре буенча 5нче санлы полиция бүлегенә 67 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Уфалы ханымга берәү  билгесез номердан шалтыратып, үзен “хокук саклау органнары хезмәткәре” дип таныштырган. Әңгәмәдәш хәбәр иткәнчә, Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша шәхси мәгълүматлар таралган һәм  җинаятьчеләр шуннан файдаланган. Шалтыратучы хатын-кызны моңача имеш тә аферистлар алган кредитларны гамәлдән чыгару өчен каршы кредит рәсмиләштерергә күндерә. Телефоннан шалтыратучы өйрәтеп торган, ә  пенсионер хатын мошенникларга 1,5 миллион сумнан артык шәхси тупланмаларын күчергән.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгы таныш булмаган кешеләрнең билгесез счетларына акча җибәрмәскә чакыра, чөнки бу еш кына күңелсез нәтиҗәләргә, ягъни зур бурычларга һәм шәхси тупланмаларны югалтуга китерә. Шәхси һәм банк мәгълүматларын чит кешеләргә хәбәр итәргә, шулай ук смс-лар аша килгән кодны әйтергә кирәкми. Әгәр мошенниклар шалтырата икән, трубканы куегыз. Шул рәвешле сез үзегезне һәм үз мөлкәтегезне сакларсыз. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: