Җинаять һәм җәза
26 гыйнвар 2025, 05:46

Белорет районында юл-транспорт һәлакәте корбаннары саны арткан

Башкортстанда Уфа — Инзер – Белорет трассасының 172 чакрымында булган авариядә тагын бер зыян күрүче вафат булды.

Белорет районында юл-транспорт һәлакәте корбаннары саны артканБелорет районында юл-транспорт һәлакәте корбаннары саны арткан
Белорет районында юл-транспорт һәлакәте корбаннары саны арткан

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, «Фольксваген Поло» һәм «Лада» бәрелешү нәтиҗәсендә икенче автомобильнең йөртүчесе һәм пассажиры һәлак булган иде. Шул ук билгеле булганча, машинаның тагын 3 пассажиры хастаханәгә озатылган иде.

Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясендә ачыклык кертүләренчә, «Лада» пассажиры хастаханәгә алып барганда үлгән. Шул рәвешле юл-транспорт һәлакәте корбаннары саны өчкә кадәр арткан.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Дәүләт автоинспекциясе.

Белорет районында юл-транспорт һәлакәте корбаннары саны арткан
Белорет районында юл-транспорт һәлакәте корбаннары саны арткан
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас