Җинаять һәм җәза
24 гыйнвар 2025, 04:16

Тукталышта бер кешегә атканнар

Ярый әле травматик пистолеттан гына - исән калган. 

Тукталышта бер кешегә атканнарТукталышта бер кешегә атканнар
Тукталышта бер кешегә атканнар

Башкала полициясенә медицина учреждениесеннән мәгълүмат килгән.

Табиблар хәбәр иткәнчә, аларга тән җәрәхәтләре белән бер ир-ат ярдәм сорап килгән. Бу хәлне ачыклау өчен хокук саклау органнары хезмәткәрләрен чакырганнар.

Алар ачыклаганча, «Северный-Посадский микрорайоны» тукталышы янында ике ир "эләгешеп" киткәннәр. Шуннан, 28 яшьлеге кесәсеннән травматик пистолет чыгарган да, бу иргә аткан.

Вакыйга факты буенча җинаять эше кузгатылган. Травматик пистолет тартып алынган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

ото: Ксения Калинина.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас