Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
24 гыйнвар , 08:20

Өендә хәмер сату эше белән шөгыльләнгән

Күмертауда яшәүче хатын-кызны суд бер елга сынау срогы белән ике елга ирегеннән мәхрүм иткән һәм аңа 50 мең сум штраф салган. 

Өендә хәмер сату эше белән шөгыльләнгән
Өендә хәмер сату эше белән шөгыльләнгән

Башкортстан судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Күмертау шәһәрендә яшәүче 54 яшьлек ханым 2023 елның декабреннән 2024 елның февраленә кадәр маркировкаланмаган алкоголь эчемлекләр сату эше белән шөгыльләнгән.

Башта ул аны су белән бутап, ярты литрлы пыяла шешәләргә тутырган, аннан соң киләчәктә сату максаты аны йорты янындагы гаражында саклаган.

Хөкем ителүче барлыгы 2 765 564 сумлык маркировкаланмаган алкоголь продукция (бу аеруча зур күләмдә дип исәпләнә)сатып алган һәм аның белән кәсеп иткән.

Гаепләнүче хатын гаебен таныган. Хөкем карары законлы көченә әле кермәгән.

Чыганак: Башинформ

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: