Җинаять һәм җәза
23 гыйнвар 2025, 07:45

Вейп саткан өчен – штраф

Балаларга вейп саткан өчен 600 мең сумга кадәр штраф салу турында закон кабул ителде. Бик вакытлы!

Вейп саткан өчен – штрафВейп саткан өчен – штраф
Вейп саткан өчен – штраф

     Дәүләт Думасы депутатлары икенче һәм өченче укылышта административ хокук бозулар турындагы кодекска балаларны  куркыныч газлы товарлардан яклауны көчәйтә торган үзгәрешләрне бертавыштан кабул итте.

   Үзгәрешләр законны бозган очракта җитди административ җаваплылык, штрафлар салуны күзаллый.

   Физикзатларга – 60, вазифа биләгән затларга – 300, юридик затларга 600 мең сумга кадәр штраф салыначак.“Балалар сәламәт булып үссен өчен барысын да эшләргә, килеп туарга мөмкин булган куркынычлардан саклап калырга кирәк", - дип белдерде депутат Вячеслав Володин.

   Элегрәк, төзәтмәләр буенча социаль челтәрләрдә  фикер алышканда, сораштырылучыларның 95%ы балаларга куркыныч газлы товарлар сатуны тыяргә кирәк дигән фикерне хуплаган.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас