Бер хатын-кызның укымыйча һәм имтиханнар тапшырып тормыйча 60 мең сумга урта һөнәри белем алу турында диплом сатып аласы килгән. Бу эштә аңа Зианчура районы кешесе ярдәм итмәкче булган, ул тиешле сумманы колледж директорына тапшырган. Әмма хокук сакчылары бу законсыз сделканы ачыклаган. Нәтиҗәдә афёрада катнашучылар суд каршына баскан.
Суд арадашчыны ришвәтчелектә гаепле дип тапкан инде. Ир-ат үз гаебен таныган. Аңа ике елга сынау срогы белән шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгәннәр. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
БР Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, ришвәт бирүчегә һәм ришвәт алучыга карата эш материаллары аерым производствога бүлеп бирелгән.
Чыганак: bashinform.ru