Башкортстанда алимент буенча бурычлылар суд приставларыннан базга качкан. Бу хакта Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең республика буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
"Шаран районы Чалмалы авылыннан ирле-хатынлы бурычларын түләргә һәм приставлар белән аралашырга теләмәгәннәр, шуңа күрә алардан базга качканнар. Әмма закон вәкилләре түләмәүчеләр өчен җәзаны катгыйландыруга иреште", – диелә ведомство хәбәрендә.
Суд приставлары билгеләп үткәнчә, бурычлылар җаваплылыктан качарга тырышып, еш кына иң көтелмәгән урыннарда – шкафларда, диваннарда – качалар.
Чыганак: bashinform.ru