Җинаять һәм җәза
22 гыйнвар 2025, 07:41

“Башэлектросбыт” мошенниклык очраклары турында кисәтә

Бу хакта һәркем белергә тиеш! 

“Башэлектросбыт” мошенниклык очраклары турында кисәтә“Башэлектросбыт” мошенниклык очраклары турында кисәтә
“Башэлектросбыт” мошенниклык очраклары турында кисәтә

Телефон аша мошенниклык дулкыны БРның Уфа районы Йоматау авыл советы җирлегендә теркәлгән. Мошенниклар массакүләм рәвештә үзләрен энергия сату компаниясе хезмәткәрләре дип таныштырганнар һәм электр счетчигын алыштыруга гариза рәсмиләштерергә тәкъдим иткәннәр,срогы чыкканда 10 мең сум штраф булачак дип янаганнар. Ә гаризаны раслау өчен смс-хәбәрдән кодны атауны сорыйлар икән. Кайбер очракларда энергия белән тәэмин итү килешүен яңадан төзү кирәклеге турында хәбәр итәләр һәм СНИЛС, ИНН, паспорт мәгълүматлары яки ЕГРН таныклыгы бирүне сорыйлар.

Сезнең шәхси мәгълүматларны белергә яки кодны смс-тан хәбәр итәргә омтылучы теләсә нинди телефон сөйләшүләре чыбыкның икенче башында җинаятьче  икәнлегенә сигнал булырга тиеш.

“Башэлектросбыт" үз кулланучыларын уяулыкка чакыра һәм энергия сату хезмәткәрләре беркайчан да телефон аша шәхси мәгълүматлар һәм смс-лардан бернинди дә кодлар сорамый, дип ассызыклый. Электр энергиясе булмаганда, сафтан чыкканда, эксплуатацияләү срогы яисә тикшерүләр арасындагы интервал беткәндә электр энергиясен исәпкә алу приборын урнаштыру – бушлай. Һәм кулланучы шәхсән мөрәҗәгать иткән очракта гына үткәрелә.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас