Җинаять һәм җәза
21 гыйнвар 2025, 12:32

Яшь ана “Мать и дитя” клиникасын судка биргән

Хатын клиниканы нәрсәдә гаепли?

Яшь ана “Мать и дитя” клиникасын судка биргәнЯшь ана “Мать и дитя” клиникасын судка биргән
Яшь ана “Мать и дитя” клиникасын судка биргән

Уфада яшәүче  Мария Ф. бәби тапканда өзлегүләргә дучар булу сәбәпле,  “Мать и дитя”  шәхси дәваханәсен судка биргән. Хатын сүзләренчә, ул конкрет табиб – Лариса Грачёвада – бәби табар өчен 220 мең сумга контракт төзегән. Йөклелек вакытында Мария  белән табиб   бәби тапкандагы тактика турында фикер алышканнар, чөнки булачак әнигә кесарев кисеме белән тәмамланган беренче йөклелектән соң үзаллы бәби табу мөһим булган. Грачёва Марияне бернинди стимуляцияләр һәм өстәмә процедураларсыз  үзаллы бала таба алачаксың, дип ышандырган. Ягъни, булачак ана шәхси клиникага гына түгел, ә конкрет табибка барырга җыенган.

Әмма бала табасы көнне Марияне “сюрприз” көткән. Табиб пациентканы алдан кисәтмичә “кайнар” юллама буенча ялга очкан. Аның урынына коллегасы Галина Клименко бәби таптырган. Мария сөйләвенчә, яңа табиб канәгатьсезлек хисе белдергән, тупас һәм дорфа кыланган, булачак анага эпидураль анестезия ясаудан баш тарткан, хатынны куркыткан. Булачак ана язма рәвештә баш тартуга карамастан, Г.Клименко  пациенткага амниотомия амниотомия (яралгы куыгын тишү)  процедурасын үткәрә.

“Яралгы куыгын тишкәч, тулгак авыртулары түзә алмаслык дәрәҗәгә җиткәч, мин эпидураль анестезия ясауларын сорадым, табиб исә баш тартты, чөнки мин бит үзаллы бала табарга теләгәнмен, шуңа авыртуларның барысын да тоярга тиешмен. Анестезия мин кесарев кисеменә ризалашсам гына булачагын әйтте ул. Мин исә моны манипуляция һәм шантаж дип исәплим. Минем аркада аны иртәнге 5тә уятканнарын һәм шуңа күрә кичкә мин баламны табарга тиешлеген  дә әйтте ул. Чөнки ул инде бер төн йокламаган, тагын бер төн йокламаса, аның галлюцинацияләре башланачак. Бу сүзләрдән соң мин һәм янәшәмдәге ирем куркуга төштек”, – дип сөйли Мария бәби табу газапларын.

Нәтиҗәдә, баланың карында озак сусыз булуын исәпкә алган Мария операциягә ризалаша. Операция вакытында ул литрдан артык канын югалта, аңа кан күчергәннәр. Шулай итеп, контрактка өстәп, ир белән хатынга тагын 100 мең сум акча түләргә туры килгән.

Мария “Мать и дитя” клиникасында бәби табуны травмалы  булды һәм аны “акушерлык терроры” дип атый. Клиниканың үзендә  исә медицина серенә таянып, бу уңайдан комментарийлар бирмиләр. Мария Ф. клиниканы судка биргән. 

Чыганак: Ufanovosti.ru


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас