Башкортстанда яшәүчеләргә, янәсе дә, СДЭК китереп җиткерү хезмәтеннән шалтыратулар килә башлаган. Максатлары бер – халыкны алдау.
Иң башта оператор абонент исеменә посылка килгәнен хәбәр итә. Посылканы алуны раслау өчен “смс”-хәбәр белән килгән кодны атарга кирәк. Мондый кодны атау “Дәүләт хезмәтләре” порталында шәхси кабинетка керү өчен пароль булырга мөмкин.
"Полиция хезмәткәрләре халык арасында аңлату эшләре үткәрә,-диләр бу уңайдан Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә. - Шулай ук республика Эчке эшләр органнарының шәхси составы белән дә аңлату эшләре алып барыла».
Күптән түгел өлкән яшьтәге ханымга шалтыратып, имеш, Русия почтасыннан шалтыратулары һәм элемтә бүлегендә аның исеменә посылка ятуы турында хәбәр иткәннәр. Посылканы ханымга китереп җиткерү өчен, телефонына килгән “смс”-кодны әйтеп бирергә кирәк икән...
Бәхеткә каршы, апа кодны әйтеп бирүдән баш тарткан, “мин инде борынгы карчык, “ысымыс”-хәбәрләр укый белмим”, дигән. Ярый әле шулай дип әйтергә башы эшләгән.
Фото: pro.rbc.ru