“Градус астында” җилдерергә яратучы аркасында бер хатын машинасыннан колак каккан. БР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, Бәләбәйдә яшәүче ир-атны руль артына исерек килеш утыруда гаепле дип тапканнар.
Баксаң, былтыр июнь аенда әлеге ир-ат моңа кадәр исерек хәлдә руль артына утырганы өчен административ җаваплылыкка тарттырылган килеш “Киа Соренто” белән идарә иткән. Юлда ул авария ясаган: транспорт һәлакәте урынына килгән дәүләт автоинспекторлары аның исерек булуын ачыклаган.
Гаепләнүче үз гаебен таныган. Суд аны транспорт чаралары белән идарә итү эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан 2 елга мәхрүм итеп, 180 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.
Иномарканың кредитка сатып алынуы һәм аның хатынына рәсмиләштерелүенә карамастан, суд аны дәүләт файдасына конфискацияләгән. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Чыганак: bashinform.ru