Уфадан пенсионер хатын үз автомобилен саткан да шул акчаны мошенникларга бирергә теләгән. Моңа кадәр ул инде аларга шәхси тупланмаларын җибәргән булган һәм банктан кредит алырга ниятләгән. Талау факты турында телефон аша БР буенча Эчке эшләр министрлыгында сөйләделәр.
Бервакыт иртән Уфада яшәүче 65 яшьлек хатынга таныш булмаган номердан шалтыратканнар. Ханымга диспансеризация турында сораулар бирә башлаганнар, әңгәмәдәш аңардан СНИЛС номерын әйтүен сораган. Пенсионер сагая калган, шулай да мәгълүматларны хәбәр иткән. Тик, аферист хатын смс аша килгән кодны әйтүне сорый башлагач, әңгәмәне тәмамлаган.
Мошенниклык очрагы барып чыкмаска да мөмкин булган кебек. Ләкин берничә минуттан соң яңа шалтырату теркәлә. Бу юлы шалтыратучы үзен Росфинмониторинг хезмәткәре дип таныштыра һәм мошенникларның пенсионерканың банк картасына керү мөмкинлегенә ия булган, ди. Шул ук вакытта хезмәткәр карта мәгълүматлары һәм акчалар “хәвефсез исәптә”, ә банк кушымтасында бернәрсәдән дә шикләнмәс өчен саннар үзгәртелде, дип ышандыра.
Кредитлар рәсмиләштермәс өчен, мошенник пенсионерга җинаятьчеләр сораган суммага займ алырга тәкъдим иткән. Хатын-кызга акчаны янәсе соңрак аңа китереп биреләчәк картага күчерергә кушканнар, ә картаның виртуаль версиясен шунда ук йөкләү мөмкинлеге булган. Киңәшләргә ышанып, уфалы хатын банк кушымтасын йөкләгән, виртуаль картаны авторизацияләгән һәм счётка 170 мең сум күчергән.
Аннары пенсионер, берничә банкка мөрәҗәгать итеп, кредитлар һәм кредит картасы рәсмиләштерә, 100 мең сумнан артык акчаны мошенниклар счетына күчерә. Җинаятьчеләр аңа үз машинасын сатарга һәм сатудан акчаны махсус счетка күчерергә кирәк, ә машинаны исә якын арада кайтара быз дип вәгъдә итәләр. Пенсионер хатын сатып алучыны тапкан, автомобилен саткан һәм күрсәтелгән счетка акча җибәргән.
Соңрак, үз машинасының язмышы өчен борчылып, пенсионер аның турында мошенниклардан ачыклык кертергә карар кылган. Җавап итеп автомобиль штрафстоянкада дип хәбәр иткәннәр. Башта ул тынычланган, ләкин телевидениедән мондый мошенниклык турындагы сюжетны күргәч, аферистлар ятьмәсенә эләгүенен аңлаган.
"Әгәр мошенниклык билгеләренә игътибар итсәң, мондый хәлләрне булдырмау мөмкин. Беренчедән, әгәр дә шалтырату таныш булмаган номердан килә һәм әңгәмәдәш шәхси мәгълүматны таләп итә икән, һәрвакыт сагаерга кирәк. Икенчедән, үзләрен белгечләр дип таныштыручы һәм янау сылтавы белән ашыгыч гамәлләр таләп итүче таныш булмаган кешеләргә ышанырга ярамый. Мошенниклар еш кына корбанын тиз һәм уйламыйча эш итәргә мәҗбүр итү өчен курку һәм басым алымнарын кулланалар. Өченче киңәш: мәгълүматны үзегез тикшерегез. Әгәр дә кемдер сезнең счет белән проблемалар турында хәбәр итә икән, банкка рәсми номер буенча мөстәкыйль шалтыратырга яки хәлнең дөреслегенә инану өчен банк офисына шәхсән килергә кирәк. Ниһаять, әгәр сез мошенниклык корбаны булсагыз, хокук саклау органнарына һәм банкларга мөрәҗәгать итүне озакка сузмагыз. Булган хәл турында никадәр тизрәк хәбәр итсәгез, үз акчаларыгызны кире кайтару яки алга таба югалтуларны булдырмый калу мөмкинлеге шулкадәр күбрәк", – дип кисәттеләр Эчке эшләр министрлыгында.
Чыганак: bashinform.ru