Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
19 гыйнвар , 18:24

Халык ышана һәм алдана...

Бер тәүлек эчендә Башкортстанда яшәүчеләр мошенниклар аркасында 10 миллион сумга якын акча югалткан.

Халык ышана һәм алдана...
Халык ышана һәм алдана...

Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, Уфада 59 яшьлек ханым ялган инвесторларга 1,5 млн сумнан артык акча биргән (шуларның 150 меңе кредитка алынган акчалары). Аферистлар аның танышына (56 яшь) чыккан, ул ярдәм итәргә теләп, тагын 1,5 млн сумга якын (1 млн артык кредит) югалткан.

Салаватта 55 яшьлек ир-ат 600 меңнән артык үзенең һәм 1,1 млн  артык кредит акчасын ялган-энергокомпания һәм "хокук саклау органнары" хезмәткәрләренә биргән.

Уфа районында яшәүче 85 яшьлек хатын-кыз СМСтан кодларны маркетплейсның ялган хезмәткәренә хәбәр итеп, 1 млн сум югалткан.

Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: чит кешеләрнең шалтыратуларына ышанмагыз. Шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәгез һәм акча күчермәгез!

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Халык ышана һәм алдана...
Халык ышана һәм алдана...
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: