Ир белән хатын банк бүлекчәсе җитәкчесе Юлия Шамшееваның игътибарына сизелерлек борчылганнар. Юлия Владимировна исә сораулар бирә башлаган һәм ир-атка билгесез кеше шалтыратканлыгын ачыклаган. Ул уйлап чыгарылган сылтау белән аны үз счетыннан янәсе «имин »счетка акча күчерергә күндергәнәрен белгән.
Шуннан соң, финанс учреждениесе хезмәткәре клиентлар белән әңгәмә уздырган.
Аферистларның ниятен ачкан һәм шундый ук очракларны мисалга китергәннәр. Белоретлылар Юлия ханымның ышандырырлык нотыгына ышанганнар һәм акчаларын алып тормаганнар...
Икенче көнне ир белән хатын, булган хәлне аңлап, банкка янәдән барган һәм аларның акчаларын коткарган өчен хезмәткәргә рәхмәт белдергәннәр.
Юлия Владимировнаның профессиональлеген, актив гражданлык позициясен тәртип сакчылары да билгеләп үтте. Русия Эчке эшләр министрлыгына мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып кылынган җинаятьләрне профилактикалау һәм булдырмау буенча йөкләнгән бурычларны үтәүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт хатын аңа РФ Эчке эшләр министрлыгының Белорет районы полклары бүлеге начальнигы тапшырды.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Эчке Эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.