-17 °С
Болытлы
Әбҗәлил районында законсыз рәвештә кыр кәҗәсе аулаган браконьерны тотканнар.
15нче гыйнварда юл-патруль хезмәтендә эшләүчеләр рейд вакытында «Нива» машинасын туктаткан. Багажнигын ачтырып карасалар, кыр кәҗәсе түшкәсе ята икән.
Машина йөртүче рөхсәтсез ауга чыгуын таныган, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Браконьер китергән зыян 120 мең сум тәшкил иткән. Тикшерү бара. Чыганак: Башинформ