Әбҗәлил районында 12 баш эре мөгезле терлекне урлаган ир-атка хөкем карары чыгарганнар.
2023 елның октябрендә бу ир-ат Яңавыл авылында яшәүче алты кешедән гомум бәясе 441 мең сумнан арткан сыерлар, үгез һәм таналарны урлаган. Терлекләрне урлагач, ул аларны үзенең участогына ябып куйган.
Судта гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган, кылыгына үкенгән һәм зыян күрүчеләрдән гафу үтенгән. Малларны хуҗаларына кайтарганнар. Гаепне йомшартучы хәлләрне исәпкә алып, суд ир-атка 1 ел 10 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән.
Чыганак: bashinform.ru