Борай районында яшәүче бер кеше мошенникларга 2 миллион сум акча күчергән.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Борай районы буенча бүлегенә 24 яшьлек егет мөрәҗәгать иткән.Егет акцияләр сатып алып, пассив керем вәгъдә иткән аферистларның корбаны булган.
Үткән елның ноябрендә аңа мошенниклар шалтыратып, махсус белем таләп ителми торган зур акчалы эш тәкъдим иткәннәр. Шалтыратучылар кыйммәтле кәгазьләр, ягъни акцияләр белән идарә итәргә өйрәтәбез, дигәннәр. Егет мошенникларга ышанып, 2 миллион кредит алган да, аларга күчергән.
Аферистлар тарафыннан булдырылган счетта акцияләр үсеше графиклары күренеп торган, әмма табышны чыгару мөмкин булмаган. Кредитлар буенча түләргә вакыт җиткәч, ә "брокерлар" элемтәгә чыгудан туктагач, егет үзен алдаганнарын аңлаган.
Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Дуслар! Җиңел һәм тиз акча вәгъдә итүчеләргә ышанмагыз. Шикле проектларга акча салмагыз һәм инвестицияләр өчен кредитлар рәсмиләштермәгез. Мошенниклар кешене алдау өчен әллә нинди хәйләләр уйлап таба.
Чыганак: Башкортстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.