Бу җинаять өчен суд каршына Октябрьскиның өч кешесе “бер төркем затлар тарафыннан алдан сүз куешып кешене урлау” һәм “сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян салу” маддәләре буенча басачак. БР Прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган елның гыйнварында гаепләнүчеләр, көч кулланып, элек таныш булмаган ир-атны урлаганнар һәм автомобильдә металлобаза территориясенә алып киткәннәр.
Алар аның кайда икәнен беркем дә ачыклый алмасын өчен телефонын зарарлаганнар. Җинаятьчеләрнең берсе, чүкеч һәм башка әйберләр кулланып, зыян күрүчене кыйнаган, аннары колагын кискән...
Гаепләнүчеләр үз гаепләрен танымаган. Җинаять эше Туймазы районара судына җибәрелгән.