Юл-транспорт һәлакәтендә шикләнелүче полицейскийны сак астына алганнар. Стәрлетамакта яшәүче ир-ат фаҗигале юл авариясендә гаепләнә. Ул 12 мартка кадәр рәшәткә артында утырачак.
Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, 11 гыйнвар кичендә Стәрлетамак шәһәрендә өч җиңел машина катнашлыгындагы авария теркәлгән. Нәтиҗәдә машина йөртүчеләрнең берсе алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук һәлак булган, икенче водительне дәвахәнәгә алып киткәннәр.
Тикшерү версиясе буенча, “Тойота Камри” руле артындагы исерек водитель, Уфа тракты урамы буйлап хәрәкәт иткәндә “Мерседес Бенц” белән бәрелешкән, “Мерседес Бенц” исә үз чиратында “Ниссан Х-Трейл”га барып бәрелгән. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә “Мерседес Бенц” водителе үлгән, “Ниссан” водителе – дәваханәдә.
Полицейскийга карата хезмәт тикшерүе үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча ул эчке эшләр органнарыннан тискәре нигезләр буенча эштән чыгарылачак, дип билгеләделәр Эчке эшләр министрлыгында.
Хәзерге вакытта җинаять эше буенча суд экспертизалары комплексы билгеләнгән, эш буенча дәлилләү базасын җыю һәм теркәү максатыннан тикшерү эшләре үткәрелә.
Чыганак: bashinform.ru