Нефтекамада яшәүче хатынга ЭКГ талоны 1,9 млн сумга төшкән. 64 яшьлек хатын билгесез адәмнәрнең алдау юлы белән аның еллар буе җыйган акчаларын үзләштерүе турында полициягә хәбәр иткән. Хәл болай булган. Әлеге ханымга шалтыратканнар һәм ул дәвалана торган поликлиникада аңа ЭКГ үтәр өчен талон ачулары турында хәбәр иткәннәр. Чираттагы номерны билгеләр өчен аңардан смс аша килгән кодны хәбәр итүләрен сораганнар.
Кодны хәбәр иткәннән соң хатынга "Сезнең исемнән генераль ышанычнамә рәсмиләштерелде. Әгәр дә сез бу гамәлләрне башкармагансыз икән, ашыгыч рәвештә күрсәтелгән номер буенча элемтәгә керегез” дигән смс җибәргәннәр. Әлбәттә инде, коты очкан хатын күрсәтелгән номер буенча шалтыраткан. Аны мошенниклар сезнең акчаларыгызны урлый бит, дип куркытканнар. Акчалар ышанычлы урында булсын өчен хатынны ниндидер кушымта йөкләргә һәм аның гамәлдәге банк картасына бәйле булган икенче виртуаль карта ачарга күндергәннәр. Шулай итеп, җинаятьчеләр аның барлык акчаларын үзләренә күчергәннәр.
Нәрсә әйтеп була инде монда? Халкыбыз бик игътибарсыз. Моңа охшаш очраклар турында әйтеп-язып торабыз бит инде, көн саен! Эхх!
Чыганак: bashinform.ru