Җинаять һәм җәза
12 гыйнвар 2025, 14:21

Уфада ДАИ хезмәткәрләре эзләүдә булган шофёрны тоткарлаган

Ялган документлар ясаган өчен федераль эзләүдә булган гражданинны Уфада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тоткарлаган. 

Уфада ДАИ хезмәткәрләре эзләүдә булган шофёрны тоткарлаганУфада ДАИ хезмәткәрләре эзләүдә булган шофёрны тоткарлаган
Уфада ДАИ хезмәткәрләре эзләүдә булган шофёрны тоткарлаган

Октябрь проспектында алар 31 яшьлек машина йөртүче идарә иткән «Лада Ларгус»ны туктатканнар. Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат базалары буенча документларны тикшергәндә, ул РФ Җинаять Кодексының 327 маддәсе 3 өлеше буенча ялган документлар кулланган өчен федераль эзләүдә булган якын чит ил кешесе булып чыккан.

Ир-атны алга таба тикшерү өчен полиция бүлегенә китергәннәр, дип хәбәр иттеләр БР ДАИ матбугат хезмәтендә.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте.

Уфада ДАИ хезмәткәрләре эзләүдә булган шофёрны тоткарлаган
Уфада ДАИ хезмәткәрләре эзләүдә булган шофёрны тоткарлаган
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас