Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
11 гыйнвар , 11:59

Исереккә диңгез тубыктан шул

Хак сүзләр. Әгәр дә шулай булмаса, аракы эчкән хәлдә руль артына утырырлар иде мени алар?

Исереккә диңгез тубыктан шул
Исереккә диңгез тубыктан шул

Башкортстанда исерек машина йөртүче юл-патруль хезмәте хезмәткәренә ришвәт бирергә тырышкан.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хезмәт иткән вакытта "Haval" автомашинасын туктатканнар һәм документларны тикшергәндә шофёрда исереклек билгеләрен ачыклаганнар.

Патруль автомашинасында административ материаллар төзегәндә граждан бумажнигыннан 5000 сумлык ике купюра ала һәм юл-патруль хезмәте хезмәткәренә аны җаваплылыкка тартмаган өчен тәкъдим итә. Ул вазыйфаи затка ришвәт биргән өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәтелгән булган, ләкин гражданин үзенең хокукка каршы гамәлләрен туктатмаган һәм акчаларны тапшыру тартмасы рычагы янына салган. Соңыннан инспекторлар тикшерү-оператив төркем чакырткан.

Машина йөртүчегә карата медицина тикшерүен узудан баш тарткан өчен административ материал төзелгән. Шулай ук вазыйфаи затка ришвәт бирүне классификацияләүче процессуаль документлар җыелган.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Дәүләт автоинспекциясе.

Исереккә диңгез тубыктан шул
Исереккә диңгез тубыктан шул
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: