Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
10 гыйнвар , 09:48

Табиб авыру хатыннан 65 мең сум акча таләп иткән

Кызганычка каршы, мондый хәлләр очрап тора...

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Уфада яшәүче 41 яшьлек табиб авыру хатынны 65 мең сумга алдаган. Октябрь район суды медикка “Гражданинга зур зыян китерү белән мошенниклык" маддәсе буенча хөкем карары чыгарган.

БР Прокуратурасының мәгълүматы буенча, былтыр августта  югарыда язылган ханымга операция ясау өчен Уфа хастаханәләренең берсенә салганнар. Табиб операцияне бары тик  түләүле генә ясатып була дип ышандыра һәм моның өчен 65 мең сум таләп итә. Әмма хатынның ОМС (мәҗбүри медицина страховкасы)  кысаларында түләүсез нигездә квалификацияле ярдәм алырга хокукы булган.

Гаепләнүчене акча алганда хокук саклау органнары хезмәткәрләре тоткарлаган.

Ир-ат үз гаебен таныды. Суд аңа ике ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге шартлы җәза (шул ук чорга сынау срогы белән)  билгеләде. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: