Җинаять һәм җәза
10 гыйнвар 2025, 05:45

Өч чиләк урлаган хатынны ярлыкарлармы?

БР Башлыгы каршындагы ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия киңәшмәсендә ярлыкау сорап язылган ике гариза каралган.

Өч чиләк урлаган хатынны ярлыкарлармы?Өч чиләк урлаган хатынны ярлыкарлармы?
Өч чиләк урлаган хатынны ярлыкарлармы?

Өч пластик чиләк, кәстрүль, 3,5 кг саморез һәм 2 кг кадак урлап хөкем ителгән хатынны ярлыкарга мөмкиннәр. Аның зыян күләме 4,5 мең сум тәшкил итә. БР Башлыгы каршындагы ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия киңәшмәсендә ярлыкау сорап язылган ике гариза каралган.

Беренче гариза кеше милегенә кул сузган хатыннан килгән. “Комиссия аның эшен тәфсилләп тикшергәннән соң аны хупларга дигән карарга килде. Ул җинаять җаваплылыгына беренче тапкыр җәлеп ителгән, чын күңеленнән кылган гамәлләре өчен үкенә һәм салынган зыян хакын тулысынча түләгән. Моңардан тыш, хатынга яшәгән урыны буенча уңай бәя бирелгән. Аның тәрбиясендә гарип бала булуын да исәпкә алдылар”, - дип хәбәр иткән төбәк парламенты җитәкчесе Константин Толкачев.

Икенче гариза юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләрен бозып хөкем ителгән ирдән килгән. Аның гаебе белән авариядә кеше һәлак булган. Йөк автомобиле руле артында ул җәяүлеләр чыга торган урында кеше тапаган. “Ул беренче тапкыр хөкем ителсә дә, уңай бәяләре булса да, комиссия җинаятьнең авырлыгына карап гаризаны кире какты”, - ди Константин Толкачев.

Комиссиянең карары РФ Президентына җибәреләчәк, соңгы карарны ил башлыгы кабул итәчәк.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас