Җинаять һәм җәза
9 гыйнвар 2025, 07:37

Агулы “незамерзайка” җитештереп ятканнар

Кышын  бу сыекчаны сату аеруча отышлы. 

Уфа районында хәвефле “незамерзайка” җитештерү буенча яшерен цех ачыкланган. БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 47 яшьлек оештыручы Николаевка авылында сәламәтлек өчен куркыныч булган метил спиртын кулланып җитештерүне җайга салган. Шикләнелүче агулы матдәләр булган хәвефле сыеклыкны кышкы чорда сатарга ниятләгән, ләкин партияне сатарга маташканда тоткарланган.

Полиция хезмәткәрләре 2500 литр әзер "незамерзайка" һәм 12 мең заготовканы тартып алган. Шулай ук ике хезмәткәрнең Русия территориясендә миграция законнарын бозып урнашкан якын чит ил гражданнары булуы ачыкланган.

Полиция “законсыз миграция” һәм “агулы матдәләр әйләнеше” маддәләре буенча җинаять эшләре кузгаткан. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас