Җинаять һәм җәза
5 гыйнвар 2025, 03:24

Матурлыкны җимеререргә вандалларының куллары "кычыта" шул

Чишмә районы башлыгы Ришат Мансуров вандаллар җимергән урында боз шәһәрчеген бүтән төзетмәячәген белдерде. Социаль челтәрдәге үз постын ул фотофактлар белән урнаштырды.

Матурлыкны җимеререргә вандалларының куллары "кычыта" шулМатурлыкны җимеререргә вандалларының куллары "кычыта" шул
Матурлыкны җимеререргә вандалларының куллары "кычыта" шул

— "Шикәр заводы" микрорайоны. Яңа ел шәһәрчеген бәйрәмчә бизәүдәге тырышлыкларыбызга без монда беренче ел гына вандализм белән очрашмыйбыз. Минем күңелем кайтты һәм тупаслык белән килешергә җыенмыйм, — дип язган район башлыгы. — "Шикәр заводы" микрорайоны өчен киләсе елга яңа ел шәһәрчеге булмаячак!

Күп кенә халык шәрехләрдә җитәкчене хуплады, кайберәүләре камералар урнаштырырга кирәк, дип билгеләде.

"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

 

 

Матурлыкны җимеререргә вандалларының куллары "кычыта" шул
Матурлыкны җимеререргә вандалларының куллары "кычыта" шул
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас