«Аек машина йөртүче» операциясе нәтиҗәләрен төбәкнең баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов үзенең «телеграм»-каналында бастырды.
«Статистика буенча, ял көннәрендә исерек килеш машина белән идарә итүче автомобильчеләр саны сизелерлек арта. Аларның санын киметү һәм потенциаль «исерек» аварияләр куркынычын киметү өчен Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда кизү тора. Идарә итүне исерек хәлдә булган яки машина йөртү таныклыгыннан башка затка тапшырган кешеләргә дә җаваплылыктан котылып булмый» — дип билгеләде ул.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: «Башинформ» архивы.