Җинаять һәм җәза
29 декабрь 2024, 04:22

Күрәзәчегә үзенең банк картасы номерларын җибәргән

Күрәзәчегә барма — башкаеңа бәла алма, диләр иде... Хәзер барып торасы да юк шул, интернет аша да мөмкин шарлатаннардан алданулар...

Күрәзәчегә үзенең банк картасы номерларын җибәргәнКүрәзәчегә үзенең банк картасы номерларын җибәргән
Күрәзәчегә үзенең банк картасы номерларын җибәргән

Башкортстанда алдау факты теркәлгән. Гафури районында яшәүче 48 яшьлек хатын-кыз күрәзәче турында сериал карау белән мавыккан, дип хәбәр итә БР Дәүләт автоинспекциясенең телеграм-каналы.

Социаль челтәрләрдә ул үзен төп героиня итеп күрсәткән шарлатанка тапкан, аның белән элемтәгә кергән. Ул аңа тормыш проблемаларын хәл итүдә һәм байлык дәрәҗәсен күтәрүдә ярдәм сораган.

Акча белән бәйле йоласы өчен корбан аңа үзенең банк картасының фотосын ике яктан җибәргән, шулай ук шәхси кабинетыннан пароль биргән. Моннан соң банк счетыннан барлык акчалар урланган...

Сак булсак иде дә бит!

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: "Башинформ".

Күрәзәчегә үзенең банк картасы номерларын җибәргән
Күрәзәчегә үзенең банк картасы номерларын җибәргән
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас