Ачыкланганча, ноябрьдә ул вакансияләр эзләү буенча популяр сайтта резюме урнаштырган. Берникадәр вакыттан соң аңа ир-ат шалтырата һәм үзен брокерлык оешмасының персоналын сайлау буенча менеджер итеп таныштыра. Ул инвестицияләрдә өстәмә акча эшләргә тәкъдим иткән... Кызганыч, кыз ышанган!
Кыз кушымтаны күчереп алган һәм онлайн кредит алып 85 мең сум күчергән. Аннары ул үзенең егете һәм дус кызына инвестицияләр турында сөйли. Алар кредитка 700 мең сумнан артык акча алган, зыян күрүче аларны мошенниклар хисабына күчергән.
Студент кыз инвестицияләүне дәвам итәргә карар кыла һәм, сорамыйча әтисенең телефонын алып, өч миллион ярым сумнан артык кредит рәсмиләштерә. Барлык акчаларны да диярлек ул җинаятьчеләргә күчерергә өлгергән. Зыян күрүченең әнисе, аның телефонын тартып алып, кызының аферистлар корбаны булуын аңлаган. Аеруча зур күләмдә кылынган мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: "Башинформ".