Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
27 декабрь 2024, 12:44

"Ватсап"тагы ата-аналар чатында мыскыл иткән

Ул чатларны уйлаган саен чәчләр үрә тора, килешәсезме?

Бүздәк районында яшәүче хатынга мәктәпнең ата-аналар чатында мыскыллау сүзләре өчен штраф салганнар. Бу хакта республика прокуратурасында хәбәр итәләр.

Ведомство мәгълүматы буенча, сентябрь аенда ата-аналар мәктәптә узачак бәйрәм турында фикер алышканнар, месенджерда язышу барышында бер хатын икенчесен мыскыл иткән. Нәтиҗәдә тынычлыкны бозучыга каршы РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.61 маддәсе  (“Мыскыл итү”) буенча административ эш кузгатылган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: