Башкортстанның элеккеге транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебановка ахыргы гаепләү белдерделәр, дип хәбәр итә ТАСС.
Исегезгә төшерәбез, Клебанов аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә. Ул республика вице-премьеры вазифаларын башкаручы Алан Марзаевка каршы күрсәтмәләр бирде. Җинаять эше материалларында күрсәтелгәнчә, Клебанов милке кулга алынган.
"Җинаять эше буенча чик кую чарасы озайтылганнан бирле түбәндәге тикшерү һәм башка процессуаль гамәлләр башкарылды: А.В. Клебановка соңгы редакциядә гаепләү белдерелде һәм аңардан гаепләнүче статусында сорау алынды, элек җибәрелгән запросларга җаваплар алынды, гаепләнүче мөлкәтенә арест салынды, башка тикшерү һәм процессуаль гамәлләр башкарылды”, – диелә документларда.
Марзаев кулга алу вакытын озайту буенча соңгы утырышта судта аның җинаять эше заказлы характерда булуын белдерде, «чөнки аңа карата провокацияләр планлаштырылган, ә шаһитлардан сорау алу протоколлары берни белән дә расланмаган һәм буш сүзле».
Адвокатлар Марзаевка чик кую чарасын залогка яки йорт арестына үзгәртүне сорадылар. Марзаевның кулга алынуын 2025 елның 28 февраленә кадәр озайттылар.
Элегрәк ачыклануынча, беренчел тикшерү барышында Александр Клебанов, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры һәм “Башкиравтодор” акционерлык җәмгыятенең директорлар советы әгъзасы буларак, хезмәт буенча якланган булу өчен “Киви” җаваплылыгы чикләнгән җәгыять җитәкчелегеннән 5 млн сум күләмендә ришвәт алган.
Элегрәк Тикшерү Комитеты Башкортстан вице-премьеры вазифаларын башкаручы Алан Марзаевка каршы җинаять эше кузгаткан иде.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда коррупцион җинаятьләргә каршы көрәш бара. 2024 елда Башкортстанда коррупциягә бәйле 50дән артык җинаять эше кузгатылган. Бу төбәк хакимиятләренең системалы һәм эзлекле эш нәтиҗәсе. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров казна каракларына һәм ришвәтчеләргә идарә командасында урын юк, шуңа күрә республика җитәкчелеге хокук тәртибе органнары белән берлектә намуслары чиста булмаган түрәләргә каршы актив көрәш алып бара, дип берничә тапкыр ассызыклады.
“Мин классик юридик белем алдым, шуңа күрә мин гаепсезлек презумпциясе принцибыннан чыгып эш итәм. Әгәр хокук саклау органнары ачыкласа, гаебен исбатласалар, суд карары булачак икән – икенче көнне андый кеше эштән куылачак. Минем өчен суд карары мәҗбүри, ул миңа ошыймы, юкмы. Ләкин әгәр кемнедер ришвәттә тотканнар һәм бу очракта кире какмаслык дәлилләр бар икән, ул чагында инде аның белән хушлашабыз. Минем бу позицияне барысы да белә, еш кына мине аның өчен тәнкыйтьлиләр, нигә җинаятьчеләрне кумыйсың дип сорыйлар? Гафу итегез, әгәр суд карары булмаса, сез аларның җинаятьчеләр икәнен каян беләсез?"- дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Чыганак: bashinform.ru