Җинаять һәм җәза
26 декабрь 2024, 10:06

Поезд белән бәрелешкән "ашыгыч ярдәм" водителенә суд булган

Ел башында Стәрлетамакта теркәлгән бу фаҗигадә авыру хатын гомере өзелде. 

Стәрлетамак шәһәр суды 54 яшьлек ашыгыч ярдәм водителенә хөкем карары чыгарган. Быел кышын водительнең тимер юлда авария ясавы нәтиҗәсендә ашыгыч ярдәм машинасы салонындагы  дәваханәгә алып китеп барган авыру хатын һәлак булган иде. Бу хакта республика прокуратурасында хәбәр итәләр.  

Судта ачыклануынча, 2024 елның февралендә ашыгыч ярдәм йөртүчесе тимер юл кичүенә светофорның тыюлы сигналына чыккан һәм тепловоз белән бәрелешкән. Хастаханәгә алып барган “ашыгыч ярдәм”дә булган хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган, әхлакый зыян компенсациясе сыйфатында зыян күрүчегә 500 мең сум түләгән.

“Суд аңа шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде. Ул шулай ук  транспорт чаралары белән идарә итү эшчәнлеге  белән шөгыльләнү хокукыннан 1 елга мәхрүм ителде”, – диелә прокуратура хәбәрендә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас