Җинаять һәм җәза
24 декабрь 2024, 13:03

Уфада почта бүлегенә ут төртүчене кулга алганнар

Халык бигрәк беркатлы, сүзем юк...

Видеодан скриншот.Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Күп катлы йортта урнашкан почта бинасына ут төртүче ир-атны 2025 елның  20 февраленә кадәр кулга алганнар. Бу хакта берләштерелгән судларның матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Тоткарланган 27 яшьлек ир-ат үзен мошенниклар корбаны булдым, ди. Ул зур суммада югалткан акчаларын кайтарыр өчен  бу адымга барган. Уфаның Менделеев урамындагы “Русия почтасы” бүлегендә янгын  шимбә, 21 декабрь кичендә теркәлгән. Каза күрүчеләр юк. Полицейскийлар янгынның криминаль характерда булуын ачыклаган һәм ут төртүченең эзенә  төшкән. Җинаятьче барын да сөйләп биргән. Ул мошенниклар корбаны булуын белдергән. Августта аңа янәсе  дә мобиль оператор вәкиле шалтыраткан һәм сим-карта белән куллану срогы тиздән чыга, дигән. Аны озайтыр өчен “белгеч” ир-аттан смс-хәбәрдәге кодны әйтүен сораган. Шулай итеп, уфалыга кредит рәсмиләштергәннәр. Тоткарланган ир-атның сүзләренчә, аферистлар аны 10 млн сумга алдаган.  

Берничә айдан соң яшь иргә янә билгесез кешеләр шалтыраткан. Бу юлы Федераль хәвефсезлек хезмәтеннән шалтыратабыз, дигәннәр һәм, урланган акчаларны кайтарабыз, дип ышандырып,  шикләнелүчене җинаять кылуга этәргәннәр. Шулай итеп, уфалы ир, шалтыратучыларны тыңлап, кирәкле матдәләр сатып алган да яна торган сыеклык ясаган.

Аңа РФ Җинаять кодексының 167 маддәсенең 2 өлеше (хулиганлык ниятләреннән чыгып, ут төртү, шартлату яисә бүтән куркыныч ысул белән башка кешенең милкен аңлы рәвештә юк итү яисә зарарлау) буенча җәза яный. 

Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас