Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
23 декабрь 2024, 09:48

Ана кеше 13 ел эчендә баласына нибары 250 сум алимент түләгән

Бурычларыннан котылу максатыннан ул МХОга киткән. 

Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Коми республикасында яшәүче хатын кызы алдында алимент буенча бурычларын каплар өчен Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, МХО зонасына киткән. Бу хакта төбәкнең Федераль суд приставлары хезмәте идарәсендә хәбәр итәләр.

13 ел эчендә ана кеше кызына нибары 250 сум алимент түләгән, алимент бурычлары 900 мең сумнан артып киткән. Суд приставлары сүзләре буенча, ана, барын да яхшылап уйлаганнан соң МХО зонасына медицина хезмәткәре буларак китәргә карар кабул иткән.

“Бурычлы хатынның язмышында үзгәрешләр шунда ук күренгән: 13 яшьлек  кызына күзгә күренерлек түләүләр күчә башлады”, – диләр ведомствода. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: