Җинаять һәм җәза
22 декабрь 2024, 18:55

Уфада кич белән автомобильче җәяүлене бәрдергән

Зинһар, юлларда игътибарлы булыгыз. Юл хаталарны кичерми шул...

Уфада кич белән автомобильче җәяүлене бәрдергәнУфада кич белән автомобильче җәяүлене бәрдергән
Уфада кич белән автомобильче җәяүлене бәрдергән

Бүген Уфада җәяүле катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. Ул һәлак булды. Бу хакта Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматы буенча, 41 яшьлек машина йөртүче «SsangYong» автомобиле руле артында Уфадан Ырымбур тракты буенча барган. Аның юлында билгесез урында юл аркылы чыккан җәяүле була.

"Юл һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында вафат. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башланды", - дип хәбәр иттеләр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Дәүләт автоинспекциясе.

Уфада кич белән автомобильче җәяүлене бәрдергән
Уфада кич белән автомобильче җәяүлене бәрдергән
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас