Җинаять һәм җәза
21 декабрь 2024, 13:46

Хәмер белән сыйлансаң, руль артына утырма

Бер тәүлек эчендә Башкортстанда 50 артык исерек машина йөртүчене тоткарлаганнар.

Хәмер белән сыйлансаң, руль артына утырмаХәмер белән сыйлансаң, руль артына утырма
Хәмер белән сыйлансаң, руль артына утырма

Башкортстанда узган тәүлектә 53 исерек машина йөртүче тоткарланган, шуларның бишесенә исерек хәлдә автомобиль белән кабат идарә иткән өчен җинаять җаваплылыгы яный.

— Республика территориясендә «Аек машина йөртүче» оператив-профилактик операциясе дәвам итә, — дип искәртте Владимир Севастьянов. — Төп бурыч — гомуми файдаланудагы юлларда юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу.

«Аек машина йөртүче» оператив-профилактик чарасы Башкортстанда 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иткән идек инде.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: «Башинформ».

Хәмер белән сыйлансаң, руль артына утырма
Хәмер белән сыйлансаң, руль артына утырма
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас