Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсенең Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оператив-эзләү чаралары барышында Уфадагы бер поликлиниканың бүлек мөдире кулга алынган һәм тикшерү органнарына җибәрелгән.
Оперативниклар ачыклаганча, поликлиника җитәкчесе хезмәткәрләренә тиздән премия киләчәген белгән. Үзенең җитәкче урыныннан файдаланып, ул һәркайсыннан 15 мең сум акча күчерүләрен таләп иткән. Башта ул аны эштә кирәк-яракка тотыну өчен дип сораган, ләкин сумманы үз мәнфәгатьләрендә генә кулланган.
Тикшерү барышында полиция һәм тикшерү органнары тарафыннан элегрәк шулай башка хезмәткәрләрдән дә үз исәбенә акча күчерү фактлары барлыгы ачыкланган. Хезмәт урыныннан файдаланып урлашу факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: БР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.