Җинаять һәм җәза
20 декабрь 2024, 06:51

Клиника ачып, дәүләттән акча суырып ятканнар

Русия Эчке эшләр министрлыгының Бөре районы буенча бүлегендә җинаять эшен тикшергәннәр.

Клиника ачып, дәүләттән акча суырып ятканнарКлиника ачып, дәүләттән акча суырып ятканнар
Клиника ачып, дәүләттән акча суырып ятканнар

Башкортостан Республикасы буенча Русия Федераль хәвефсезлек хезмәте хезмәткәрләре Бөре районы полицейскийлары белән берлектә Бөре шәһәрендә шәхси медицина үзәге оештырган гаепләнүчеләрне – ирле-хатынлы парны ачыклаган.

56 яшьлек ир-ат-клиника җитәкчесе, 57 яшьлек хатыны табиб булып эшләгән. Тикшерүчеләр ачыклаганча, 2019 елдан алып 2022 елга кадәр гаепләнүчеләр түләүле медицина хезмәтләре күрсәткән, ә аннары, клиентларның шәхси мәгълүматларын кулланып, страховкалау медицина компаниясенә ММС полисы буенча шул ук хезмәтләрне күрсәтү турында мәгълүмат җибәргәннәр. Шулай итеп, алар икеләтә түләү алганнар. Мошенниклар гамәлләреннән зыян ярты миллион сумга якын тәшкил иткән.

Ксения Калинина фотосы.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас