Көн туса, күңелсез хәбәр. Башкортстан кешесен чүкеч белән имгәткәннәр. Җинаятьче – Салават шәһәреннән. Ул «кеше гомеренә, сәламәтлегенә аңлы рәвештә корал сыйфатында әйбер кулланып авыр зыян китерү» маддәсе буенча Салават шәһәре суды каршына басты.
БР Прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, алкоголь булган табын артында ир-ат һәм аның танышы арасында низаг килеп чыккан. Шәхси дошманлык мөнәсәбәтләрен тоеп, ир чүкеч ала һәм шуның белән табындашының башына суга, шуннан соң җинаять урыныннан кача. Зыян күрүче баш сөяге сынган, имгәнгән хәлдә җәрәхәтләр алган.
Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Суд аңа катгый режимлы холык төзәтү колониясендә 7 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Шаклар катарсың кайберәүләргә.. Кеше имгәтәләр. Гаепләрен танымыйлар. Намус, воҗдан төшенчәләре юкка чыга торгандыр инде андыйларда.