Уфа шәһәрендә Халыклар дуслыгы йортында милли-мәдәни иҗтимагый оешма вәкилләре Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенә караган экстремизмга каршы үзәк начальнигы урынбасары Эдгар Погосян белән очрашты.
Очрашуда республикада милли татулыкны ныгыту, дини һәм милли сораулар нигезендә җәнҗаллар чыгуны кисәтү мәсьәләләре турында сүз барды.
Эчке эшләр министрлыгы экстремистик хәлләр булдырмау өчен чаралар үткәрә. Мондый экстремистик хәрәкәт лидерлары белән очраша, конфликтларны булдырмый калуга күп көч салалар.
Милли диаспоралар вәкилләре хезмәттәшлеккә әзер булуларын әйтте. Фикер алышуларга Уфа шәһәрендәге югару уку йортларыннан да студентлар һәм укытучылар килгән иде.
Чара “Дошманлыкка һәм нәфрәткә урын юк” федераль акциясе кысаларында үткәрелде.