Полиция Затондагы “Дулкын” паркында сугышчы-десантчыларга куелган һәйкәлне мәсхәрәләгән яшүсмерләрне тапкан. Социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итүенчә, егетләр “Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган десантчылар” һәйкәленә менеп петардалар шартлатканнар. Үтеп баручыларның кисәтүләренә алар аты-юлы белән сүгенеп, агрессив җавап биргәннәр.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгында вандализмның барлык катнашучылары ачыкланган, дип хәбәр иттеләр.
"Хәбәр Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча 4нче полиция бүлегендә теркәлгән. Полиция “Дуклкын” паркында булган вкыйганың нечкәлекләрен тикшерә. Барлык катнашучылар да ачыкланды. Тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк", – дип белдерделәр ведомствода.
Адым саен камералар урнаштырылган заманда бала-чага нәрсә уйлый икән? Бар дөньяга үзләре генә оятка калу түгел, әти-әниләре йөзенә дә кызыллык китереп, аларны штрафка батырачакларын белми микән...
Чыганак: bashinform.ru