Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
16 декабрь 2024, 21:51

Яшь ир белән хатын чәчәк кибетеннән уенчык аюлар чәлдергән

Шаккатмалы!

Яшь ир белән хатын чәчәк кибетеннән уенчык аюлар чәлдергән
Яшь ир белән хатын чәчәк кибетеннән уенчык аюлар чәлдергән

Стәрлетамакта яшь ир белән хатын дусларының күз алдында чәчәк кибетеннән йомшак уенчыклар чәлдергән. Хәл болай булган: ике яшь ир-ат һәм бер хатын-кыз  чәчәк кибетенә кергән. Ир-атларның берсе чәчәк гөлләмәсенә заказ ясаган. Сатучы гөлләмә җыйган арада яшь хатын киштәдән  йомшак  уенчык аюны алып куенына тыга. Чыгып киткәндә, егет тә, сөйгәненең кылыгын күреп, бер йомшак  уенчык аюны эләктереп ала.

Әмма  уенчык мишкаларны чәлдерүчеләрнең эзләренә тиз төшкәннәр. Алар  туйдан соң чәчәк кибетенә кергән яңа өйләнешкән пар булып чыккан.

Яшь ир-ат уенчык бәясен түләгән, ә кәләш – юк. Әйткәндәй, яшь хатын моңа кадәр караклык өчен хөкем ителгән булган инде. Аңа штраф яисә вак караклык өчен кулга алу яный.

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: