Җинаять һәм җәза
16 декабрь 2024, 04:00

Шул кирәк сезгә, адәм актыклары!

Мошенникларга бирешмәгән!    

Шул кирәк сезгә, адәм актыклары!Шул кирәк сезгә, адәм актыклары!
Шул кирәк сезгә, адәм актыклары!

Мошенникларга бирешмәгән!

Уфада яшәүче өлкән яшьтәге бер ханым үзенә шалтыраткан сәер кешеләрнең хәйләләрен аңлап алган һәм, кайберәүләрдән аермалы буларак,  акчасын “бүләк итмәгән”.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бу апага, имештер, дәүләт органнары һәм көч структуралары вәкилләреннән шалтырату килгән. Шалтыратучы хәбәр итүенчә, гариза бирүченең акчасын урларга тырышалар, һәм аларны саклап калу өчен куркынычсыз исәпкә күчерергә кирәк. Бер мәлдә хаклы ялдагы ханым моның ни икәнлеген ааңлап алган, билгесез кешеләр белән аралашуны туктаткан һәм полициягә гариза язган. Бу ханым, игътибарлы һәм хәбәрдар булуы сәбәпле, зур сумма акчасын саклап калган.

 Мошенниклар бераз үрсәләнгәндер инде, кулларына эләкте дигәндә “алтын балыктан” колак какканнар бит. Шул кирәк сезгә, адәм актыклары!

Фото: 238.56.мвд.рфмошенникларга бирешмәгән.

Фото: 238.56.мвд.рф

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас